Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Кореяча кыяр рецепты

Бик тиз әзерләнә, ә ашаганда тагын да тизрәк бетә. Мондый салатны көн саен ясарга була, ит һәм балык ризыклары янына бик урынлы булачак.

Яшелчәләрне турап алырга да әллә ни озак вакыт кирәкми , шулай булгач, бик ашыгыч булганда ясап алырга була.
Әмма кыярларга мөмкин кадәр тәм керсен өчен салатны ике сәгатькә "тынычлыкта" калдырып торырга кирәк.

Ингридиентлар:

  • Кыяр 1 кг.
  • Кореяча кишер өчен тәмләткеч.
  • Үсемлек мае 3-4 аш кашыгы
  • Сарымсак 4-5 тырнак
  • Уксус 9% 2-3 аш кашыгы
  • Укроп
  • Тоз, песок - тәменә карап


Эш тәртибе:

  1. Кыярларны юып, кисәкләргә бүләргә.
  2. Сарымсак белән укропны вак итеп турарга. Савытка кисәкләргә бүленгән кыярны, сарымсак, укроп, тоз, песок, уксус, кишер өчен корейча тәмләткечен салып, болгатып куябыз.
  3. Кыярларга тәм керсен өчен 2 сәгатькә калдырып торабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса