Әлеге чир үсемлекне җәфаласа, аның хәле яфракларыннан күренә, яфракларында бер төрле көрән таплар барлыкка килә.
Помидорлар куагында җимеше булса, химик препаратлар куллангач, уңышны җыеп алганчы бер ай котэргэ кирэк.
Ә менә бу ысул - иң кулай.
5 л суга 15-20 тамчы йод тамызып, шуңа 0,5 л сөт кушарга һәм сиптерергә кирәк. Яфракларныҗ артына мәҗбури. Чөнки гомбәчеклэр шунда. Аннан алсу тостә марганцовкалы су яки 1:10 исәбеннән суга әче су (сыворотка) кушып та сиптерергә була. 10 көн саен кабатларга. Җиренә, порошок рәвешендә килеш, фитоспорин сибегез.
Шулай ук биопрепаратлар сиптерә аласыз - Фитолавин 300, Строби, Фитоспорин.