Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Кәбестә шницельләре

Уртача зурлыктагы бер баш кәбестәне чистарталар һәм юалар. Кәбестәгә зыян китермичә генә күчәнен аерып алалар.

Ярым әзер булганчы тозлы суда пешерәләр. Азрак суынгач, яфракларны аералар. Яфракның юан урыннарын пычак белән кисеп алалар һәм куе сөт соусы белән майлыйлар. Соус яфракның кырыйларына кадәр җитмәсен. Аннары әлеге яфракларны икенче яфрак белән каплыйлар һәм икесен бергә кысып, пычак ярдәмендә озынча түгәрәк формасында кисәләр, йомыркага манып алып, сохарида әвәлиләр.

Әзер шницельләрне суыткычта саклыйлар. Табынга бирер алдыннан кыздыралар һәм өстенә эрегән май, каймак, сөт яки каймак соусы салалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса