Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Кавын-карбызны ничек сайларга

Кавын-карбыз сайлауның үз серләре бар. Кемнәрдер суккалап карый, кемнәрдер иснәп сайлый. Иң тәмлесен һәм җитешкәнен ничек аерырга һәм ялгышмаска?

Карбыз

  • · Беренчедән, карбызның төсенә күз салыгыз, тышының төсләре аермачык булырга тиеш, ягъни караңгылары фонында ачык тасмалары шәбрәк күренгән саен ул татлырак була. Кипкән «койрыгы» - өлгергәнлек билгесе, сабагы үсеп чыккан урыны исә яшел түгел, корыган булырга тиеш.
  • · Яхшы карбыз уртача зурлыкта, авырлыкта була (5-7 килограммнан артмасын). Өслеге тырмалмаган, яньчелмәгән, киселмәгән, сытылмаган булса яхшы. Карбызга суккалаган очракта, ул тонык тавыш белән «җавап бирә». Өлгермәгән карбыздан гына яңгыравык чыга.
  • · Карбыз тышындагы тап кечкенә һәм сары булырга тиеш. Ак табы өлгермәгәнлеген күрсәтә. Әгәр мондый табы бөтенләй юк икән, димәк, карбыз юлда вакытта өлгергән.

Файдасы:

  • · Карбызда ашкайнату процессын җайга салучы клетчаткалар, җиңел эшкәртелә торган углеводлар, С, В1, В3, РР витаминнары, магний, калий, тимер, марганец, никель бар.
  • · Карбызны бөер авырулары вакытында бәвел кудыручы чара буларак кулланырга киңәш итәләр.
  • · Кабыгы баш өянәгеннән котылырга булыша. Аның өчен юеш ягын чигәгә куеп 20-30 минут тоталар.

Кавын

Өлгереп җитмәгән килеш өзелгән кавынның йомшагы сусыл, тик ул балсыз була. Өлгергән кавынны ачыклау өчен җиңелчә генә сугып карау да җитә: «буш» аваз ишетелергә тиеш. Йомшак, кара таплар барлыкка килгән кавынны сатып алмагыз.

Кавын – түбән калорияле ризык ашаучылар өчен бер дигән җимеш. Диетологлар кавынны ашар алдыннан яки гарнир урынына төп ризык белән бергә ашарга киңәш итә.

Кавын бик туклыклы, ул организмга көч кертә. С витамины күп булуы белән дә файдалы. Иммунитетны ныгыту өчен көнгә ике телем кавын ашау да җитә. Кавын каротинга да бай. Ул йөрәк-кан тамырлары авыруларын, яман шешне кисәтә, тән тиресен туендыра. Калийга да бай. Аны гипертониядан интегүчеләргә дә тәкьдим итәләр. Стресс, анемия вакытында, эч катканда кавын ашарга кирәк.

Зыяны да бар. Бөер эшчәнлеге җитенкерәмәгән кешеләргә кавынны артык күп ашарга киңәш ителми. Ашказаны-эчәк тракты эшчәнлеге нормада булмаса, кавыннан тыелыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса