Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Карлыганда гөмбә авыруы. Нишләргә?

Карлыган куагын гөмбә авыруыннан коткару өчен тәҗрибәле бакчачылар тәкъдим иткән ысул бик гади.

200 г тәмәке тузанына 3 л кайнар су салына. Аны 2-3 тәүлек төнәтәләр. Шул ук вакытта бер стакан сарымсак тырнакларына 2 л кайнар су салып куярга кирәк. 10 литрлы чиләккә ике төнәтмәне дә сөзеп салырга, аңа 1 аш кашыгы сыек сабын һәм 1 бал кашыгы кара яки кызыл борыч өстәргә кирәк.

 

Эремәне тагын 1,5-2 сәгать тотарга һәм кабат сөзәргә кирәк. Шуннан соң куакларга сибәргә дә була. Сөзгәннән соң калган катнашманы куак тирәләренә күмеп чыгу тагы да файдалы.
Яфракларга суган кабыгы төнәтмәсен ясап сибү дә яхшы. Ул куакны ныгытып җибәрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса