Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Каен суы файдалы

Каен тамырлары яз җиткәч туфрактан суны үзләренә тарта һәм агач кәүсәсе буйлап ботакларга җиткерә.

Каен суы – гади су гына түгел, ул витаминнар, миd Каен тамырлары яз җиткәч туфрактан суны үзләренә тарта һәм агач кәүсәсе буйлап ботакларга җиткерә. нераллар белән баетылган туклыклы коктейль. Ул кальций, калий, магний, тимер, натрий, эфир майлары, С, В6, В12 витаминнарына бай. Каен, зурлыгына карап, көненә 1-6 литр су бирә ала. Аны җыю өчен иң яхшы вакыт – көндезге 12 дән кичке бишкә кадәр. Су туплар өчен кәүсәне җирдән 40- 50 сантиметр өстәрәк тишәргә, җыеп беткәч, мүк яки балчык сылап куярга кирәк.

Каен суы тиз бозыла, шуңа аны җыйгач та кулланырга кирәк. Җәйгә кадәр сакларга теләсәгез, туңдыру яхшы. Консервацияләп тә була, ләкин ул очракта суның бик күп файдалы сыйфатлары югала, ләкин тәме кала, җәйге эсседә, мунчадан соң эчү өчен бик яхшы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса