Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Кабымлыкка кәбестә

2,5 кг кәбестә (кышкы сортлар «Слава») 3-5 данә болгар борычы (иң әйбәте - кызыл борыч)

2-3 данә кишер

3-4 данә башлы суган

40-50 г эре тоз (3 аш кашыгы )

0,5-0,7 стакан шикәр комы (4-5 аш кашыгы)

100 г 9% серкә (2-3 аш кашыгы)

1 стакан көнбагыш мае.

 

Кәбестәне, суган, борычны турыйбыз, кишерне угычтан чыгарабыз. Тоз һәм шикәр комы кушабыз. Барлык ингредиентларны кул белән уабыз. Көнбагыш мае һәм серкә кушып кашык белән болгатабыз. Әзер массаны банкаларга тутырабыз һәм полиэтилен капкач белән ябып куябыз һәм суыткычка куябыз. Бу ысул белән ясалган кәбестәне суыткычта гына сакларга кирәк. Кәбестә 3-5 көннән әзер була.

vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса