Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Кабак белән салат ясап карагыз!

Кабактан бик күп ризык әзерләргә була. Әйтик, кабак бәлеше, кабак согы, кабак кайнатмасы, кабак токмачы, кабаклы соус, кабаклы аш-пюре, гәршүктәге кабак....

Бавыр һәм бөер авыруларыннан интегүчеләргә кабак ашарга кирәк. Ул тиз эшкәртелә, сәбәпчесе картлык булган барлык авруларга да уңай тәэсир ясый. Кабак боткасы ябыгырга теләүчеләр өчен аеруча файдалы. Әгәр төнлә йокы кермичә азаплансагыз, ятар алдыннан кабак согы яки бал кушып кабак төнәтмәсе эчəргə кинəш ителə. Кабак орлыгы цинкка бай, шуңа күрә аны чәч кавыкланганда, бетчәләр чыкканда учлап ашарга кирәк.

Кабактан пешергән күп әйбер ашаганыгыз бардыр, ә менә кабак салаты - яңалык.

Ингрдиентлары:

  • 500 грамм кабак,
  • 2 аш кашыгы бал яки шикәр комы,
  • 0,5әр стакан әстерхан чикләвеге,
  • йөзем,
  • каймак,
  • аз гына лимон согы,
  • тоз

Теләгән кеше алма да куша ала.

Әзерләү барышы:

Кабакны эре теркадан чыгарырга, аз гына тоз сибәргә, бал яки шикәр комы кушарга.

Алманы шакмаклап турарга, кабак янына салырга һәм лимон согы сибәргә.

Вакланган әстерхан чикләвеге, йөзем һәм каймак кушып болгатырга.

 

Ашыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса