Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Искиткеч Тирамису рецепты

Әлеге рецепт 8 порциягә ясалган.

Ингредиентлар:

  • тавык йомыркасы 6 данә
  • Маскарпоне сыры 500 г
  • 150 г шикәр
  • Савоярди печеньесе 250 г
  • кофе эспрессо 300 мл
  • какао-порошок 1-2 аш кашыгы 
  • коньяк (теләк буенча) 30-50 г

Әзерләү барышы:

Каты эспрессо пешерергә һәм аны суытырга.

Йомырка акларын сарырдан аерырга. Акларын суыткычка куеп торырга, алар соңрак кирәк булачак. Сарыларына шикәр өстәргә.

Шикәрле сарылар агарганчы һәм шикәре эрегәнче болгатырга, моның өчен берничә минут вакыт китәргә мөмкин. Болгаткан сарылар янына маскарпоне сырын салып куерганчы бутарга. Әмма миксер кулланырга ярамый.

Йомырка акларын тоз чеметеме белән миксер ярдәмендә болгатырга. Әгәр сливкиның әзерлеге турында шикләр туса, болгаткан йомырка аклары булган савытны әйләндереп карарга кирəк. Әгәр әзер булса, ул савытта калачак.

Суынган кофены яссы савытка салырга. Кечкенә генә пластик контейнер монда бик яхшы туры килә. Әгәр дә сез Тирамисуны коньяк белән ясыйсыз икән, кофе янына салырга. Савоярди печеньесының һәр таякчыгын кофега манчып шунда ук чыгарырга. Якынча 2 секунд тоту җитә, хәтта башта коры калса да, аннары ул тулысынча җеби һәм йомшак була.

Кофеда чыланган таякчыкларны форма төбенә тезәргә. Өстән Савоярди катламына кремның яртысын салырга, тигезлəргə. Крем өстенә икенче катлам печенье тезәргә. Өстән калган кремны салырга, тигезлəргə һәм суыткычта берничә сәгать, яки 1 тәүлек тотарга. Озаграк тотсагыз, формасы яхшырак була.

Табынга кую алдыннан десерт өстенә какао сибəргə. Аны кырган шоколадка алыштырырга була.

Чәегез тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса