Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Инжирның сәламәтлек өчен файдасы

Аның файдалы үзлекләре бихисап.

1. Ашкайнатуны көйли
Инжир ашкайнату проблемаларын дәвалау өчен күптән кулланыла.

Андагы җепселләр ашкайнату системасының сәламәтлегенә ярдәм итә, шулай ук эчәклектә яшәүче сәламәт бактерияләр өчен пребиотик һәм азык чыганагы булып хезмәт итә.

Хайваннарда тикшеренүләр вакытында инҗир җимешеннән алынган экстракт яки паста ашказаны-эчәк тракты буенча ризыкның хәрәкәтен тизләтергә ярдәм иткән, колит симптомнарын киметкән.

150 кеше катнашындагы тагын бер эксперимент күрсәткәнчә: киптерелгән инҗирне көненә ике тапкыр кулланган кешеләрдә симптомнарның шактый кимеүе күзәтелгән (авырту, шешү, ашказаны эшкәртү проблемалары).


2. Кан тамырлары һәм йөрәк эшчәнлеген яхшырта ала
Инҗир кан басымын киметергә ярдәм итә. Бу кан тамырларының торышына уңай йогынты ясый һәм йөрәк авыруларын киметә.

Сыерларда үткәрелгән тикшеренүләр күрсәткәнчә, инҗир экстракты кан басымын төшерә. Хайваннарда башка экспериментлар гомуми холестерин, ЛПВП-холестерин (югары тыгызлыктагы липопротеиннар) һәм триглицеридлар дәрәҗәсен яхшыртуны билгели. 

 

3. Кандагы шикәр дәрәҗәсен контрольдә тотарга булыша ала
1998 елда беренче типтагы диабет белән ун кеше катнашкан тикшеренүләр күрсәткәнчә,иртәнге аш өчен инжир яфракларыннан чәй эчү аларның инсулинга ихтыяҗын киметкән.

Соңгы эксперимент барышында инҗир җимеше экстрактының югары дозалары булган эчемлекләрнең гликемик индексы (ГИ)  түбәнрәк, димәк, кандагы шикәр дәрәҗәсенә уңай йогынты ясый. Ләкин, инҗир җимешләрендә, аеруча кипкәндә, шикәр күп һәм кыска вакыт эчендә кандагы шикәрне күтәрергә мөмкин.

 

4. Тере сәламәтлеген яхшыртырга ярдәм итә ала
Инжир тирегә, бигрәк тә аллергик дерматитлы кешеләрдә, файдалы йогынты ясый ала.

Дерматит белән авыручы 45 балада үткәрелгән тикшеренүләр күрсәткәнчә, ике атна дәвамында көненә ике тапкыр кулланыла торган киптерелгән инҗир экстракты кремы симптомнарны дәвалауда стандарт гидрокортизонлы кремга караганда нәтиҗәлерәк булган. 

 

Инҗирның зыяны
Инҗирны артык куллану эч китүгә, метеоризмга һәм башка кирәкмәгән симптомнарга китерергә мөмкин.

Инҗир шулай ук К витаминына бай, ул канны сыекландыру өчен препаратларга тәэсир итә һәм аларның эффективлыгын киметә ала.

 

Инҗир агачларында табигый латекс бар, кайберәүләрнең аллергиясе булырга мөмкин.

 

Һәрнәрсәдә дә чама хисен онытмагыз, дуслар. Сәламәт булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса