Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Имам байилди

800 г баклажан, 500 г ит фаршы, 5-6 йомырка, 4-5 помидор, 3-4 суган, он, 100 г май, петрушка, төелгән борыч, тоз.

Юылган баклажанны корытырга. Духовкада кабыгы җыерчыкланганчы пешерергә. Кабыгын чистартып, суытырга һәм озынча итеп турарга. Тоз сибәргә. Суын кул белән сыгып, тугланган йомыркага манып алырга, онда әвәләргә һәм майда кыздырырга. Суган һәм помидорны вак итеп турарга. Итне кыздырып, борыч, вакланган петрушка, тоз сибәргә. Тирән табага баклажан, суган, помидор һәм фаршны аралаштырып салырга. Өстә баклажан калырлык булсын. Өстенә йомырка һәм сөт катнашмасы коеп, 1-1,5 сәгать духовкада пешерергә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса