Әлмәт таңнары

Илнур Ногмановтан кузаклы фасоль

Витаминлы яшелчәгә бай җәй көне якыннарын шундый тәмле һәм файдалы ризык белән сыйларга ярата икән әлеге газета укучыбыз.

Кузаклы фасольне бакчасында үстерә, кышлыкка юып суыткычта да туңдыра.

Әлеге ят ризыкны әзерләү өчен үзең яраткан ит йомшагы (сарык, сыер ите аеруча тәмле), кузаклы фасоль, кәбестә, ташкабак, суган, помидор һәм каты сыр, табаны майларга сыек май, күңелгә ятышлы тәмләткечләр, тоз кирәк.

Иң башта итне ваклап табага саласың. Өстенә башта кузаклы фасоль, аннан эрерәк турап помидордан башка калган яшелчәләрне саласың. Өстенә тәмләтәсең һәм түгәрәкләп киселгән помидор тезәсең. Табаны фольга белән каплап 40-45 минутка кызган духовкага озатасың. Уртача утта билгеләнгән вакыт дәвамында пешергәч, өстенә угычтан чыгарылган сыр сибеп (күбрәк булган саен тәмлерәк кенә) тагын 5-6 минут тотасың.

Ризык әзер. Тәмле булсын!

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: