Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Яз һәм аллергия - тугры дуслар

Яз кемгәдер шатлык алып килсә, кемгәдер аллергия «бүләк итә». Бу чир агачлар яфрак ярган, чәчәк аткан вакытта аеруча «усаллаша».

Агач серкәсе кисәкчәләренең зурлыгы уртача 0,02-0,04 мм тәшкил итә. Микроскопик булуы аркасында ул сулыш органнарына җиңел генә барып җитә һәм аннары лайлалы тышчаларга утырып, иммун системасының серкәгә аллергик реакциясен китереп чыгара (икенче исеме - поллиноз).

Аллергиянең билгеләре апрель-май айларында күренә башлый. Алар арасында коры йөткерү, сулыш алу кыенлашуы, буылу, күзләрнең кызаруы, күз кабакларының шешенүе, кычытуы, күздән яшьагу, яктылыкка сизгерлек, тән тиресенең ярсуы, кычытуы, борынга томау төшү, баш авырту, хәлсезлек һ.б. Бу чорда аллергеннар булып каен, чикләвек, зирек, алмагач серкәсе тора. Шулай ук кыяклы үләннәр серкәсенә дә аллергия булырга мөмкин.

Симптомнарны җиңеләйтер өчен антигистамин препаратлар кабул итәргә мөмкин. Ләкин алар симптомнарны вакытлыча гына баса. Өзлегүләр булмасын дисәгез, табибка баруны кичектермәскә кирәк. Сәламәт булыгыз!

Аллергияне кисәтү чаралары:

1. Аллерген белән контактны мөмкин булганча чикләргә кирәк.

2. Чәчәк ату сезонында, бигрәк тә коры һәм кояшлы вакытта урманда һәм паркларда йөрүдән качу зарур.

3. Урамда җилле һәм кояшлы көн булса, тәрәзәләрне ябык тотыгыз.

4. Өйдә даими рәвештә дымлы җыештыру үткәрегез.

5. Аллергеннар кием һәм чәчләрдә утырып калырга мөмкин, шуңа күрә, урамнан кергәч, чәчегезне юыгыз, киемегезне ешрак алыштырыгыз.

Резедә Шәмсуллина әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса