Әлмәт таңнары

Хуҗабикә сүзлеге

Бажа - Көнбатыш Грузиядә бик киң таралган ризык. Ул пешерелгән яки кыздырылган кош итенә чикләвек соусы коеп әзерләнә.

Батутто - суган, сарымсак, петрушка, сельдерей һәм башка тәмләткечләр кушылмасы. Итальян кухнясында бик киң кулланыла.

Батун - сугансыз гына үсә торган яшел суган кыягы.

Бастурма - маринадланган иттән әзерләнгән шашлык.

Бешамель - составында сөт булган ак соус.

Бигос - свежий яки тозлы кәбестәгә казылык, кыздырылган ит һәм тәмләткечләр кушып әзерләнгән ризык.

Реклама

Бифштекс - махсус ысул белән әзерләнгән сыер ите.

Бланширлау - ризыкны тиз генә пешереп яки кайнар суга тыгып алу.

Бозбашы - сарык итеннән пешерелгән аш.

Боуль - исерткеч эчемлек. Җиләк-җимешкә шәраб салып әзерләнә.

Буглама - грузиннарда беренче аш буларак тәкъдим ителүче аз гына суда пешерелгән ит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: