Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Гөмбә серләре

- Гөмбәне яңгыр явып киткәннән соң ук җыймагыз, андый гөмбә тиз бозылучан була. - Гөмбә ашы тәмле булсын өчен эресе белән вагын бергә салып пешерергә кирәк. Эре гөмбәләр шулпага тәм бирсә, ваклары аңа хуш ис кертә.

- Яңа җыйган гөмбә кыздыру өчен, ә икенче көнгә калганы шулпалы ашка әйбәт була.

- Киптерергә дигән гөмбәне юмаска кирәк, чөнки ул тәмсезләнә һәм озаграк кибә. Гөмбәне җепкә тезеп җилсез урынга куеп киптерәләр.

- Гөмбәдән икенче аш пешерү өчен башта вак итеп турап майлы табада кыздыралар, аннары каймак һәм аш тәмләткечләр салып томалап пешерәләр. Болай әзерләнгән гөмбә тәмлерәк була.

- Киптерелгән гөмбәдән икенче аш әзерләгәндә гөмбәне бераз сөттә тотсаң, ул хуш ислерәк була, йомшарып, тәмлеләнеп китә.

- Шампиньон гөмбәсен чистарткач пешерер яки кыздырыр алдыннан тозлы суга салып торсагыз, ул каралмыйча әйбәт сакланыр. Кыздырганда исә аз гына лимон кислотасы яки ак серкә салсаң, ул тыгыз, тәмлерәк була.

- Кыздырыр алдыннан кайнар су белән пешекләп саркытсаң, гөмбә тыгызланып китә, әчесе бетә.

- Гөмбәне кыздырганда шактый гына суы чыга, ләкин аны табадан алырга һәм түгәргә кирәкми, чөнки суы алынган гөмбә начар пешә, тәмсез була.

- Киптерелгән гөмбәне тиз генә кайнар су белән юып пешекләп алырга, аннары салкын суда тагын бер кат югач, бераз җебетергә һәм шул ук суы белән пешерергә куярга кирәк.

- Тозлау өчен усак гөмбәсе, ак гөмбә, майлы гөмбә, гөрәҗдә, йөнтәс гөмбә алына. Киптерү өчен ак гөмбә, усак гөмбәсе, каен гөмбәсе яхшы була. Шулпалы ашлар өчен ак гөмбә, усак гөмбәсе, майлы гөмбә, шампиньон яхшы исәпләнә. Кыздыру өчен ак гөмбә, шампиньон, усак гөмбәсе, каен гөмбәсе, майлы гөмбә әйбәт санала.

- Эшләпәсен аска таба каратып салсаң, гөмбә тигез тозлана һәм маринадлана, озаграк та саклана.

- Һәр гөмбәнең үзенә генә хас тәме була. Шуңа күрә аларның һәр төрен аерым тозларга кирәк. Гөмбә бозылмасын өчен, өстенә бераз гына үсемлек мае салалар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса