Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Кешелек дөньясына табигатьнең олы бүләге ул - гөлҗимеш

Гөлҗимеш - бик күп авырулардан дәва.

Белгечләр фикеренчә, анда әфлисунга караганда да С витамины күбрәк. Моннан тыш, ул азканлылыктан, атеросклероз, югары кан басымыннан, ашказаны һәм хатын-кыз авыруларыннан файдалы.

Гөлҗимеш Мисыр һәм Греция розаларының нәсел башы санала. Борынгы греклар роза чәчәкләре белән сугыштан җиңеп кайтучыларны каршылаган. Төркиядә исә розалар белән яңа туган бала бишекләрен бизәгәннәр.

Безнең якларда аны күпчелек шифалы җимеш һәм бакча бизәүче декоратив куак итеп кулланалар. Күптөрле витаминнарга бай гөлҗимеш медицинада төрле авыруларга каршы һәм организмны чыныктыручы чара буларак кулланыла. Мәсәлән, гөлҗимеш төнәтмәсе ашказаны-эчәк эшчәнлеген яхшырта. Шулай ук ул азканлылык, диатез, бөер һәм бавыр авыруларыннан, төрле кан китүләрдән, йокысызлыктан файдалы. Төнәтмә холецистит, цистит, гепатит авыруларын һәм какшаган нервларны дәвалый, кан басымын көйли. Гөлҗимеш төнәтмәсен витамин җитмәгәндә, гемоглобин түбән булганда, суык тиеп авырганда кулланалар. Ул организмдагы артык сыеклыкны да куа. Төнәтмә ясауның төрле ысуллары бар.

Гөлҗимеш чәе

2 аш кашыгы кипкән гөлҗимешкә 2 стакан кайнар су салып, чәй сыман пешерегез. Шуны һәр ашаудан соң көнгә 3 тапкыр эчегез.

Югары кан басымыннан

1 аш кашыгы гөлҗимешне 3 стакан суга салып, ике тапкыр кайнатып чыгарыгыз, 3 сәгать томалап тотыгыз. Шуны көн дәвамында чәй итеп җылытып эчегез. Башка бернинди сыеклык эчәргә һәм ит ашарга ярамый! Дәвалану курсы - ай ярым.

Салкын тигәндә, йогышлы авырулардан

Ике аш кашыгы гөлҗимешкә ярты литр кайнар су салына, аны кайнатып чыгарып, тагын 10 минут уртача утта тотарга кирәк. Сыеклыкны термоска салып, 1,5-2 сәгать төнәтәләр. Әзер төнәтмәне сөзеп, көнгә ике тапкыр берәр стакан эчәргә була. Теләк буенча бер чәй кашыгы бал салырга мөмкин.

Витамин җитмәгәндә

100 г гөлҗимешкә бераз кайнар су салабыз. 5 минуттан соң җимешләрне бераз изәбез. Катнашманы термоска салабыз һәм 1 литр кайнар су өстибез. 12 сәгать торганнан соң, төнәтмәне сөзеп, көн саен чәй урынына эчәргә була.

Йөрәк авыруларыннан

3 аш кашыгы гөлҗимешне ваклап, кәстрүлгә салып, өстенә 200 мл кайнар су агызалар. Капкач каплап, 5-10 минут әкрен утта тотарга, аннан

термоска бушатып, 4 сәгать көтәргә кирәк. Төнәтмәне көнгә өч тапкыр яртышар стакан эчәләр.

Ашказаны-эчәк авыруларыннан

1 аш кашыгы гөлҗимешкә ярты литр кайнар су салалар. Утта 10 минут тоткач, 1 сәгать термоста төнәтәләр. Сыеклыкны көнгә өч тапкыр ярты стакан эчәргә мөмкин.

Фото: Pixabay

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса