Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Файдалы киңәшләр

Чәй, кофе...

- Чәй, кофе һәм какао өчен суны артык кайнатырга ярамый. Чәй яки кофены чәйнектә тиз генә күпертеп алалар яисә өстенә кайнар су агызалар да, бераз томалап тоталар. Шулай эшләгәндә эчемлек хуш исле һәм тәмле була.

- Чәй, кофе һәм какао пешерү өчен кайнамаган су алырга кирәк. Кайнаган суны яңадан кайнатып пешергәндә аларның хуш исе, тәме бетә.

- Тәмле һәм хуш исле булсын өчен 2-3 төрле чәйне бергә салып пешерәләр.

- Әле генә ясаган чәйне яки кофены озак тотмагыз, аның төсе бозыла һәм тәме китә.

- Кофе тәмлерәк булсын өчен, пешергән вакытта аңа бераз аш тозы салырга кирәк.

- Чәйне сөтләп эчкәндә башта чынаякка чәй, аннары сөт, шуннан соң гына кайнаган су агызалар.

- Лимонны чәйгә кабыгын әрчеп, чәй ясалып беткәч кенә салырга кирәк. Шулай эшләгәндә чәйнең төсе сакланып кала.

- Какао порошогын башта шикәр комы, аннары җылы су салып, төерчекләре калмаслык итеп әйбәтләп изәргә, шуннан соң гына кайнаган сөткә салып кайнатып алырга кирәк.

- Бөртекле кофены тартыр алдыннан коры табада киптерсәң, ул хуш исле һәм тәмлерәк була.

- Шикәрне дымлы һәм башка азыклар торган урынга куймагыз. Ул үзенә дымны һәм ят исләрне тиз сеңдерә.

- Бал куерып шикәрләнеп китсә, аны аз гына җылытып алырга кирәк. Аны караңгы коры урында саклыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса