Эремчек белене
200 мл сөт, 150 г эремчек, 2 йомырка, 2 а.к. шикәр комы, 200 г он, 2 ч.к. разрыхлитель, үсемлек мае.
Сөткә эремчек, йомырка һәм шикәр комы салып тугларга. Әкренләп разрыхлитель сибелгән он өстәргә.
Камырны төерләре калмаслык итеп болгатырга һәм 30 минут бүлмә температурасында тотарга. Аннан табага салып, беленнәр пешерергә.
Табынга каймак яки кайнатма белән бирергә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа