Әлмәт таңнары

Елан белән очрашырга туры килсә

Хэзер - җәйнең иң ямьле вакыты. Халыкның җиләккә, печәнгә, балыкка һәм себеркегә йори торган чоры.

Әгәр табигать кочагында каршыгызга елан чыкса, үзегезне ничек тоту кагыйдәләрен белү бик мөһим. Ә бит төрле куркыныч хәлләр туарга мөмкин, чөнки елан сезне күрә һәм сизә, ә сез аны юк!

Җылы сезоннарда еланнар активлаша. Елан белән очрашканда үзебезне ничек тотарга һәм тешләгәннән ничек сакланырга?

Торак-җирне еланнан саклау

Кайчагында еланнар кеше өчен файдалы булырга мөмкин. Алар кимерүчеләрне, тычканнарны, күселәрне, кротларны юк итә, елан агуыннан төрле дарулар ясыйлар, кайбер илләрдә еланнарны хәтта ашыйлар. Әмма, гомумән алганда, кеше торагына аның якын булуы кирәк түгел. Еланнар кешегә дә, йорт хайваннарына да җитди куркыныч тудыра ала. Еланың өйгә үтеп китүенә шик булса, һәр ишек төбенә оннан юл салыгыз. Әгәр елан әле йортында булса, сез аның хәрәкәт итү эзләрен характерлы он эзләреннән күрерсез. Әгәр атна дәвамында эзләр барлыкка килмәсә, йортта елан юктыр, мөгаен. Елан белән очрашканда аңа тыныч кына урамга китәргә мөмкинлек бирергә кирәк, бигрәк тә, әгәр дә сез алдыгызда нинди елан, агулы яки юк икәнен билгели алмасагыз. Иң яхшы торак-җирне саклау - идәндә, ишек төбендә, тәрәзәләрдә ярык булмау.

Еланнардан арыну газабы булмасын өчен, алдан ук еланның сезнең йорт янында урнашырга теләге тумасын өчен шартлар тудыру яхшырак. Участокта күләгәле дымлы урын булмавын һәм үсемлекләрнең күп булмавын тәэмин итәргә кирәк. Чүп өемнәре, чабылган үлән, яфраклар һәм башка чүп-чар тотарга ярамый, чөнки елан ачык участокларда булырга яратмый, ә мондый өемнәр аны җәлеп итәчәк. Еланның яраткан яшәү урыннары - агач төпләре, куаклар, компост чокырлары, тирес өемнәре. Участокта эт булу еланны куркытыр мөгаен, әмма еш кына этләр дә еланнан куркырга мөмкин. Периметр буенча сибелгән бакча гербициды, селитра, нафталин участокны еланнан сакларга ярдәм итәчәк. Елан химик исләрне яратмый һәм сезнең участокны читләшеп узачак.

Палаткадагы җирләрдән яклау

Реклама

Кыргый табигатьтә төрле эре ерткычлардан тыш, кечкенә, куренми торган елан да бар. Урманда елан белән очрашудан качу кыен түгел. Елан - куркак җан иясе, аның яшәешенә куркынычлык тудырмасаң, ул үзе беркайчан да беренче һөҗүм итми (эре еланнарга бу кагылмый, мәсәлән, питонның корсагына кеше сыя, яки ул корбанын буып утерә). Шуңа күрә урман буйлап тавыш белән йөрергә кирәк. Сөйләшүләр, ботаклар тавышы, каты адымнар еланны куркытып җибәрәчәк, ә менә сез сиздерми генә елан янына килсәгез, ул чагарга мөмкин. Шулай ук палатка урнаштырганда яки төнгә лагерь корганда читенсенми тавышланырга ярый. Төн чыгар урынны куе үләннәрдән ераграк сайларга кирәк. Палатка кую урынын сайлаганнан соң, беренче эш итеп учак ягарга кирәк, төтен черкиләрне дә, елан һәм башка ерткычларны да куркыта. Палатканы еланнан төп саклау - аның бөтенлеге, ишеге ябык булуы. Сумкаларны, аяк киемен яшерергә кирәк, эчләренә елан кереп качырга мөмкин. 

Елан тешләүдән саклану

Елан тешләгәннән саклану шактый катлаулы, алда әйтелгәнчә, елан белән очрашудан качу җиңелрәк. Кагыйдә буларак, елан аякның аскы өлешен тешли, әлбәттә, әгәр биек кунычлы тыгыз аяк киеме кисәгез яхшырак булыр, ә әгәр елан мондый аяк киеме аша да чакса, теш тирәнлеге азрак булыр һәм, мөгаен, аның агуы организмга да азрак эләгер. Тәндәге елан тешли торган икенче урын - кул. Шуңа күрә кулларны ояларга, черек төпләргә тыгарга ярамый һәм җиләк-җимеш, гөмбәләр җыйганда игътибарлы булырга кирәк. Әгәр сез еланны үтерә алгансыз икән, аны үз торак җирлегегездән ераграк алып китеп күмәргә кирәк. Еланнар исләрне зур дистанциядән бик яхшы тоялар. Әгәр үтерелгән ана елан булса, кунаклар көтәргә кала. Эш шунда ки, ана елан үлгән вакытта феромон матдәләре чыгара, башка затлар өчен бу - парлануга, кушылуга сигнал. Башка еланнар бу исне сизеп, инстинктив рәвештә ис чыганагы янына килергә мөмкин.

–Елан чакса, беренче ярдәмне ничек күрсәтергә?

–Беренче чиратта аяк-кулларның хәрәкәтләнүен чикләргә һәм зыян күрүчене тынычлыкта калдырырга кирәк. Бу – агу тән буйлап таралмас өчен эшләнә. Күп итеп су эчертегез. Әмма иң мөһиме – авыруны хастаханәгә илтү яки “Ашыгыч ярдәм” чакырту.  Бары тик табиблар гына дөрес дәвалану билгели ала. Әгәр үзегез белән антигистамин препарат булса, аны эчәргә мөмкин.

Сак булыгыз!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: