Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Диетик коймак

Эмаль кәстрүлгә 0,5 литр әчегән сөт (яисә кефир), 2 йомырка, 3 аш кашыгы үсемлек мае, 1 аш кашыгы шикәр комы, тәменчә тоз салып болгатыгыз.

Шуны салмак утта болгата-болгата җылытыгыз. Аннары өстенә, аз-азлап, 2-3 стакан он салып болгатыгыз. Ахырдан ярты чәй кашыгы чәй содасы кушыгыз. Һәм коймакларны майлап кыздырылган табада пешерегез.

Табаны бер тапкыр гына майлагыз. Коймак табага ябышмый!

vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса