Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Чынаягың нинди төстә?

Һәркемнең яраткан чынаягы була. Эш урынында бигрәк тә. Җитәкчегезнең, хезмәттәшләрегез яки яңа танышыгызның чынаягына карап, аның холкын белергә мөмкин.

Кызыл. Мондый чынаякны максатына ирешүчән, энергияле, актив кешеләр сайлый. Тик бик тиз аралар һәм ярсыйлар. Шулай да алар хәрәкәт кешеләре.

Сары. Кызыксынучан, дөньяны танып-белергә омтылган кешеләр чынаякның сарысын сайлый. Алар мөстәкыйль булырга тырыша, читтән караганда тынгысыз кешеләрне хәтерләтәләр. Модадан калышмыйлар.

Ак. Ирек яратучы, акыллы, көчле интуициягә ия, зирәк, һәм шат күңелле кешеләрнең чынаягы ак төстә. Алар кайвакыт үз танышларына карата артык таләпчән һәм бәйләнчек була.

Кара. Кара төстәге чынаяк ияләре проблема һәм күңелсезлекләрдән качарга тырыша. Алар яңалыкларны кабул итә алмый. Баш булырга яраталар.

Яшел. Үзләренә нык ышанган кешеләргә хас. Алар бар эшне дә исәп-хисап белән генә башкара. Тырыш булулары һәм хезмәт сөюләре белән аерылып тора. Башкаларның үзен хөрмәт итүен тоеп яшәргә ярата.

Зәңгәр. Тынычлык һәм гармониягә омтылган, тавыш-гауга яратмаучы кешеләрнең күпчелегенең чынаягы зәңгәр төстә. Ялгызлыктан куркалар, бик хисле һәм үпкәләүчән. Аларның девизы - «Кайда да урталыкны тап!».

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса