Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Ни өчен редиска ачы?

Редисканы үстергәндә бакчачылар еш кына аның ачы булуын әйтә.

Белгечләр фикеренчә, моның түбәндәге сәбәпләре бар:

  •  Тиешле күләмдә дым җитмәү;
  • Яшелчәнең артык өлгерүе;
  •  Даими һәм дөрес тәрбия булмау.

Бу очракта нишләргә соң?

  • Даими һәм тигез итеп су сибәргә кирәк. Эссе һава торышы булганда суны иртәнге сәгатьләрдә сибү яхшырак. Суны көн саен сибегез. Салкын көннәрдә су сибүне киметергә мөмкин.
  • Туфрагы кибеп бетмәве кирәк. Көндезге вакытта су сибүнең мәгънәсе юк. Чөнки дым тиз парлана.
  • Редисканы теплица шартларында үстерәсез икән, ул чакта су сипкәннән соң бераз җилләтеп алыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса