Әче баклажан
800 г баклажан, 3 әр болгар борычы һәм суган, 4 тырнак сарымсак, 1 ч.к. кызыл борыч, кара борыч, 1 ч.к. шикәр комы, тәменче тоз, үсемлек мае.
Чистартылган баклажанны уртача зурлыкта, суганны боҗралап, борычны саламлап турарга. Барысын бергә үсемлек маенда 10-15 минут кыздырырга. Изелгән сарымсак, кара һәм кызыл борыч, шикәр комы, тоз сибәргә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа