Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Чияне үз сутында әзерләү (ике ысул)

Аны кышын чәй янына да куерга, пирог эчлеге яки десертлар өчен дә бик шәп булачак.

Беренче ысул.
Чияне юып, суын саркытып, төшен алабыз. Стерильләштерелгән 0,7 литрлы банканың яртысына кадәр чия салгач, 1 аш кашыгы шикәр комы сибәбез. Тыгызлап, измичә генә тутырып бетергәндә өстенә янә бер кашык шикәр һәм сутын салабыз.

Капкачларын җиңелчә каплап, банкаларны сулы кәстрүлгә утыртабыз, утка куябыз. Кәстрүл төбенә чүпрәк җәяргә онытмыйбыз. Су кайнап чыкканнан соң, 15 минут стерильләштерәбез һәм, банкаларны алып, капкачын каплап куябыз. Болай эшләгәндә чия бераз "утыра", шуңа да бер банкадагысын башкаларына өстәп чыгарга исәп тотыгыз.

Икенче, күпкә җиңелрәк ысул.

1 килограмм чиягә 300 грамм шикәр алына. Төшләре алынган чияне шикәр белән бутап, берничә сәгатькә калдырырга. Аннары утка куеп, кайнатып чыгарырга һәм стериль банкаларга салырга. Капкачын каплап, бер тәүлеккә төреп куярга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса