Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Бармакларыңны яларлык катламлы бәрәңге запеканкасы

Бу рецепт буенча пешергән ризык бик тәмле һәм туклыклы.

Ингридиентлар:

  • 4-5 уртача бәрәңге
  • 2 сарымсак тырнагы
  • 1 тимер банка фасоль
  • 1 зур кишер
  • 1 суган
  • 300-400 грамм фарш
  • тәмләткечләр
  • майонез
  • сыр

Әзерләү барышы:

Ин элек суган һәм кишерне чистартырга һәм турап табада үсемлек маенда кыздырырга. Көймәсен өчен бутап, суган йомшарганчы пешерергә.

Кирәк хәтле фаршны суган һәм кишер янына салырга. Фасоль банкасын ачып, консерва суын түгәргә һәм шулай ук табага салырга һәм бутарга. Кирәк хәтле тәмләткечләр һәм тоз, борыч сибәргә.

Табадагы фарш пешкәнче, бәрәнгене әрчергә һәм түгәрәкләп турарга.

Фарш, фасоль, суган һәм кишер әзер булгач, икегә бүлергә. Бер яртысын пичтә пешерергә яраклы пыяла савыт төбенә беренче катлам итеп салырга. Икечне катлам итеп өстенә бәрәнге түгәрәкләрен тезәргә, әзрәк тоз сибәргә.

Өченче катламына янә пешкән фарш һәм яшелчәләрне салырга. Дүртенче катына тагын бер кат бәрәнге түгәрәкләрен тезәргә, тозларга.

Сарымсак тырнакларын тёрка, яки сарымсак ваклаучы махсус инструменттан чыгарып, майонез белән бутарга. Майонезлы сарымсакны дүртенче катлам өстенә бөтенләй сөртергә һәм сонгы элемент - сырны тёркадан кырып ризык өстенә сибәргә. 

Теләгәнчә укроп яки петрушка белән матурларга.

Әлеге пыяла савытнын өстенә фольга ябып, кызган пичтә 30 минут тирәсе бәрәнге йомшарганчы пешерергә.

Ашыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса