Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Бәрәңге пилмәне

1 ст су, 3 ст он, 4-5 бәрәңге, 2 суган, пычак очында чәй содасы, үсемлек мае, тоз.

Онга тоз, чәй содасы кушарга һәм болгата-болгата су өстәргә. Каты камыр басарга. Вак итеп туралган суганны алтынсу төскә кергәнче кыздырырга. Чистартылган бәрәңгене угычтан уарга һәм тоз сибеп, суган белән бергә болгатырга. Камырны 5 мм калынлыгында җәеп, түгәрәкләр кисәргә. Һәркайсының уртасына бәрәңге эчлеген салып, кырыйларын беркетергә.

Пилмәннәрне тозлы суда пешерергә. Аннан алтынсу төскә кергәнче үсемлек маенда кыздырырга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса