Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Балыктан койка

6 өлеш өчен: 600 г кета балыгы, бер пешкән кишер, бер баш суган, ике-өч пешкән йомырка, өч аш кашыгы желатин, дәфнә яфраклары, борыч, тоз, канәфер, яшел тәмләткечләр, консервланган яшел борчак яки зәйтүн, лимон

Эш барышы:
Алдан желатинны бер стакан суда 40 минут җебетәбез.

Балыкны салкын сулы кәстрүлгә куеп пешерә башлыйбыз. Су кайнап чыккач, турамыйча гына суган, кишер, борыч, тәмләткечләр салып, 20-25 минут кайнатабыз. Тозлыйбыз. Балыкны кәстрүлдән алып, шулпаны сөзәбез. Бер аш кашыгы лимон суы агызабыз. Кәстрүлне утка куеп, әкрен генә желатин өстибез, болгатабыз да уттан алабыз.

Балыкны кылчыкларыннан арындырып, савытка тигезләп салабыз да шулпа агызабыз. Савытны 2 сәгатькә суыткычка куябыз. Желе катканнан соң, түгәрәкләп туралган кишер, йомырка, борчак, яшелчә салып, әкрен генә калган шулпаны агызабыз да яңадан суыткычка куябыз.

Лимон суы шулпага үзенә аерым бер тәм өстәячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса