Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Бакча җиләге үстерүчеләргә

Бакча җиләге – бик назлы үсемлек. Чак кына нидер ошамый икән, уңышсыз калдыруын көт тә тор! Шуңа да яздан көзгә кадәр җиләкләргә даими игътибар бүлү мөһим.

Беренче эш итеп, җиләкнең иң яхшы сортларын сайларга, аларны ничек үстерү серләрен өйрәнергә кирәк.

Һава торышы шартларының кинәт үзгәрүе дә җиләк түтәлендә төрле чирләр китереп чыгарырга мөмкин.

Коры черек

Чир гөмбәчекләр төренә карый һәм, нигездә, җиләкләр пешкән чорга туры килә. Аны вакытында дәваламасаң, бөтен җиләклекне харап итүе мөмкин. Яңгырлы елда еш күзәтелә. Үсемлекләрдә соры таплар барлыкка килсә, димәк, җиләкләрегез чиргә дучар булган дигән сүз. Шушы вакытта ук аңа көрәш башлагыз. Авыру җирдә сакланып калмасын өчен черегән җиләк һәм яфракларны өзеп, юк итегез.

Чир белән көрәш чаралары:

  1. Бу чиргә бирешүчән сортлардан баш тартыгыз. “Берегиня”, ”Надежда”, Тарда” сортлары аңа бирешми.
  2. Чүп үләннәрен вакытында утагыз һәм җиләк пешәр алдыннан рәтләр арасына торф, салам салып чыгыгыз.
  3. Иртә яздан түтәлне бордос катнашмасы белән эшкәртегез.
  4. Җиләк чәчәк атар алдыннан һәм уңышны җыеп алганнан соң, фунгицидлар белән эшкәртергә киңәш ителә. Моның өчен “Споробактерин”, “Алирин-Б”, “Агролекарь”, “Прогноз”, “Чистофлор” кебек препаратларны кулланырга мөмкин.

                              Ончыл чык (мучнистая роса)

   Ул да гөмбәчекләр гаиләсеннән. Беренче чиратта җиләкнең яфраклары зарарлана. Аларда 2-3 миллиметрлык зарарлы нокталар барлыкка килә. Яңгырлы көннәрдә алар аеруча көчәя. Гадәттә, әгәр бу чир бер барлыкка килсә, ел саен кабатланып тора.

   Чирне искәртү чаралары шул ук. Моннан тыш түтәлне 10 литр суга 200 грамм сабын һәм җиз купоросы кушып эшкәртергә киңәш ителә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: бакча җиләк