Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Бакчаң бетләсә...

Үсемлекләрнең согын суыручы талпан, бет, кортлар һәм башка корткычларга каршы көрәштә иң үтемле чара нинди?

САРЫМСАК
Сарымсак төнәтмәсе уңышны коткарып калачак. Ул үсемлекләрдәге парша, күгәрек, черек гөмбә авыруларыннан да ярдәм итә (димәк, помидор, бәрәңгене дә фитофтороздан саклый).

20–30 г. сарымсакны изегез дә шул массаны 1 чиләк суга салыгыз һәм 1 тәүлеккә калдырыгыз. Төнәтмәне марля аша сөзеп алып, үсемлекләргә сиптерегез.

Сарымсакның кабыгы да ярдәм итә: 10–150 г. сарымсакның коры кабыгын алып, ваклап өстенә 10 литр су коегыз. 1 тәүлектән төнәтмә әзер. Шулай ук сөзеп сиптерәсе генә кала.

ОНЫТМАГЫЗ! Сарымсак төнәтмәсе озак тәэсир итми. Ул кечкенә генә яңгыр белән дә юыла. Нәтиҗә булсын өчен, аны ешрак сиптерергә кирәк. Төнәмәгә кер сабыны кушсаң, нәтиҗәсе яхшырак булыр.

Сарымсаклы даруны озак саклана торган итеп тә әзерләп була. Моның өчен сарымсакны иттарткыч, йә изгез аша үткәреп, бергә бер исәбеннән су кушалар. Савытны герметик томалап, җылы, әмма караңгы урынга атна-ун көнгә куялар. 20–70 мл.эремәне 1 чиләк суга кушып болгатып сиптерергә. Кер сабыны, яисә кер юу порошогы кушарга.

СУГАН һәм аның кабыгы да корткычларга каршы булыша. Ул, берүк вакытта күпчелек үсемлекләргә ашлама да булып тора. Суган кабыгында үсемлекләр үсеше өчен кирәкле микроэлементлар күп. Аны кыш буе сәламәт суганнардан җыеп барырга киңәш итәм. Язын яшелчәләрне утыртканда тамыр янына салсаң, җир асты корткычлары да якын килмәс, үсемлекләргә менә дигән ашлама да булыр.

2 уч суган кабыгын эмаль савыттагы 30–40 градуслы суга шул килеш салырга, кайнатып чыгарырга, аннан акырын утта 5 минут төнәтергә. Капкачын ябып 4 сәгатькә калдырып торырга. Бүлмә температурасындагы 1 чиләк суга 2 литр сөзелгән төнәтмә салырга. Бу төнәтмә кыярга бик файдалы. Тик таң алдыннан яисә кояш баегач кына сибәләр. Юкса, яфраклар көяргә мөмкин.

Агачлардагы корткычларга каршы ярты чиләк суган кабыгына тулганчы 75 градуслы кайнар су коярга. 1 тәүлек төнәткәч, сөзеп 1:1 исәбеннән су кушып, кер сабыны да өстәп үсемлекләргә сиптерәләр. 5–10 көн саен 3 тапкыр эшкәрткәннән соң, корткычлар юкка чыгар. Куерак концентрациясе колорадо коңгызына каршы көрәштә дә кулланыла ала.

САЛКЫН СУ
Агач-куакларга салкын су сиптерү дә беттән котылырга булыша. Бу эшне көн дә, хәтта берничә тапкыр башкарырга онытмагыз. Салкын суны краннан ук сиптерергә. Бу вакытта бет туңып күшегә һәм аның ябышу сәләте кими, ул су белән юылып төшә һәм шунда күбесе һәлак була. Тик яфракларның үзен өшетмәгез, шуңа агымны бер ноктада озак тотарга ярамый.

Бет үрчегән урыннарга тәмәке чүбе, көл, сөяк оны ише порошок, тузан сипсәң дә ярдәм итә.

Корткычларны ТӨТЕН белән дә тончыктырып була. Юеш салам, яки тирес өстенә тәмәке тузаны сибеп төтәтергә. Тәмәке тузаны урынына яңгыр гөмбәсе дә булыша (эче кара яшел төскә кергән эре гөмбәләр генә яраклы). Аның ачы төтене корткычларны тончыктырыр. Шул рәвешле үсемлекләрне 1 атна тәнәфес белән 2 атна 2шәр сәгать төтәтсәң, бет, медяница бөтенләй бетәр.

КӨЛ
300 г. көлне иләк белән иләп кайнап торган су коялар да, кайнап чыккач, акрын утта 20–25 минут тоталар. Кайнаганда кимегән өлеш нисбәтеннән су өстәргә. Тондырып 1 чиләк тулганчы йомшак су салырга, кайнар суда 10 л исәбенә 50 г кисәкле хуҗалык сабыны эретеп кушып үсемлекләргә сиптерергә.

Бетләр ачыган чүп үләннәре төнәтмәсен дә яратмый. Ул ашлама да, ә корткычлар өчен агу да. Чиләкнең өчтән бер өлешен яшел үлән калдыклары белән тутырып, 2 атнага куярга кирәк. Исе бик үк ошап җитмәс, әмма ул ачыткыны кыяр теплицасында ясасагыз, кыярыгыздан уңышны күбрәк алырсыз. Шул ук вакытта бетләр дә үрчи алмас.

КАНЛЫ ҮЛӘН
10 л суга 3–4 кг яшел үлән яки 1 кг кипкәнен алып 1–2 көн төнәтеп, сабын кушып сиптерергә.

НАРАТ БӨРЕСЕ
2 кг 1 еллык яшел бөреләрне чиләккә салып, 1 атна даими болгатып торып, төнәткәч, 1:10 исәбеннән суга салып сиптерергә.

БӘРӘҢГЕ САБАГЫ
Бәрәңге, помидор сабаклары да ярдәм итәргә мөмкин. (Чәчәк аткан вакытта теләсә нинди үсемлек яраклы).

Бу төнәтмәләрне теләсә кайсы вакытта сиптерергә ярый. Тик корткычларга тынычлап үрчергә ирек бирмәскә ешрак эшләргә генә кирәк. Тагын шунысы мөһим: корткычлар күнекмәсен өчен препаратларны алыштырып тору зарур.

БИОПРЕПАРАТлар да бар. Алар җылы канлы җан ияләренә зыянлы түгел. Җимешне дә берничә көннән ашарга була. Тик алар да бал кортлары өчен зыянлы булырга мөмкин. Шуңа күрә сатып алганда, инструкциясен укып кына сайлагыз. Химик препаратлар бик зыянлы. Аларны иртә язда һәм үсемлекләр чәчәк атып туктагач кына, һәм җәй буена 1–2 тапкыр гына кулланырга ярый.

Кыскасы, сәламәт булыйк дисәк, химикатлар белән азрак эш итәрбез, зыянсыз чараларны күрербез, дип уйлыйм.


Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса