Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Бакча җиләгенең зыяны да барлыгын беләсезме?

Бакча җиләге С витаминына иң бай җимешләрнең берсе. Бу яктан ул бары тик карлыганнан гына калыша. Ә менә аның зыяны да барлыгын беләсезме?

Бөер һәм сидек юллары авырулары белән интегүчеләргә сезон буена бакча җиләге ашарга киңәш итә табиблар, чөнки ул бәвел куу үзлегенә ия. Тик көнлек норма 400 граммнан да ким булмаска тиеш, дип аңлата алар.


Җиләкнең бавырга да уңай тәэсире бар. Шуңа күрә дә бавыр авырулары булганда, бакча җиләге диетасы тотарга кушалар: бер атна буена көн саен 1,5 килограмм ашау файдалы.


Бакча җиләге үзе дә, аның яфраклары да матдәләр алмашын һәм кан басымын нормальләштерә, йокысызлыктан булыша, атеросклероз һәм гипертония кебек авыруларны булдырмаска ярдәм итә.


Ул организмны чистарта һәм картаю процессын да акрынайта.


Җиләкнең зыяны да булырга мөмкин. Ул көчле аллерген санала, шуңа күрә табиблар бер яше тулмаган балаларга һәм аллергиядән интегүчеләргә җиләк ашаудан тыелырга тәкъдим итә.


Бакча җиләген ашказаны авырулы кешеләргә, гастрит, язва булганда ашау зыянлы, чөнки аның составындагы кислоталар авыруның көчәюенә китерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса