Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Ашый беләсеңме?

Авокадоны икегә бүлеп, төшен алып куялар һәм җимеш йомшагын десерт кашыгы белән ашыйлар.

Абрикос һәм сливаны кул белән урталай бүлеп, төшен алалар.

Шәфталуны урталай кисеп, төшен алалар, кабыгын чистарталар һәм турап ашыйлар.

Ананас һәм карбызны десерт чәнечкесе һәм пычагы белән ашау дөрес булыр.

Әфлисун һәм мандаринны кабыгын чистартып, аергалап ашыйлар.

Банан пычак белән әрчеп, десерт пычагы яки чәнечкесе белән ашалырга тиеш.

Виноградны тәлгәшеннән өзеп, тәлинкәгә салалар һәм кул белән берәмләп ашыйлар.

Чияне кул белән ашарга, ә төшен үз тәлинкәңдә калдырырга кирәк.

Грейпфрутны табынга урталай кисеп куялар. Кабыгын пычак белән чистартып, десерт кашыгы ярдәмендә ашыйлар.

Дүрткә бүленгән грушаны чәнечке белән эләктереп, кабыгын пычак белән чистартып ашау дөрес.

Кивиның башта өске өлешен кисәргә, аннан пычак белән чистартып, телемләп турап ашарга кирәк.

Кавынны десерт чәнечкесе белән ашыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса