Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Аш тәмләткечләр

Ит һәм балыктан әзерләнгән, шулай ук башка ашларны төрләндерү өчен төрле аш тәмләткечләрдән: ак серкә, керән, горчица, тоз, борыч, бөтнек, лавр яфрагы, петрушка, укроп һ.б. файдаланалар. Аларны ничек сакларга, эшкәртергә һәм ничек кулланырга кирәклеге турындагы киңәшләр белән без сезне таныштырабыз.

- Яшел суган, укроп, петрушка һәм башка тәмләткечләр яшел килеш озаграк саклансын өчен, аларны ак серкәдә чылатылган юеш чүпрәккә төреп куярга яки төпләре күмелерлек итеп салкын суга утыртырга кирәк.

- Аш тәмләткеч үләннәр утыртылган салкын суга тоз салсаң, алар үз төсләре белән, шиңмичә бигрәк тә әйбәт саклана.

- Укроп, салат кебек тәмләткеч үләннәр шиңгән булса, аларны шунда ук ак серкә салынган суга утыртыгыз.

- Укропны ашка салыр алдыннан салкын суда тиз генә юып алсаң, аның витаминнары яхшырак саклана.

- Укроп, петрушка, яшел суган һәм башка тәмләткечләрне шулпалы ашлар янына биргәндә алдан ук турап куймагыз, шулай ук шулпага салып та кайнатмагыз, ә ашны табынга чыгарыр алдыннан гына турагыз.

- Укроп һәм петрушканың тамырын ташламагыз, ә ваклап турап, пешә торган шулпага салыгыз.

- Укроп белән петрушканы кышын тоту өчен ваклап турап тозлыйлар һәм яртышар литрлы банкаларга тутырып куялар.

- Лавр яфрагын шулпага бөтен килеш салырга кирәк. Аш пешеп чыккач ул алып ташлана.

- Шулпага лавр яфрагын, укроп һәм петрушканың тамырын, ә бөртекле кара борычны марляга төреп салсаң, аларны аштан алу җиңел була.

- Лавр яфрагын шулпага артык күп салырга ярамый, чөнки ул башка тәмләткеләрнең тәмен һәм исен ала.

- Табынга кара һәм кызыл борычны катнаштырып бирү әйбәтрәк.

- Бөртекле кара борыч шулпага салу, ә хуш исле эре боры яшелчә тозлау һәм маринадлау өчен тотыла.

- Горчица әче булмасын өчен аны башта кайнар су белән пешекләргә кирәк.

- Горчицаны сөт кушып ясасаң, ул озаграк саклана.

- Горчица искерә башласа, ак серкә белән шикәр комы салып болгатып алырга кирәк.

- Кыздырыла торган ашамлыкка тоз һәм борыч тигез сеңсен өчен тоз белән борычны бергә кушып болгатырга кирәк (50 г тоза 0,5 г борыч алына).

- Тозны коры килеш саклар өчен, аның өстенә юка гына крахмал катлавы салып пыяла савытта өстен каплап тотыгыз. Тозны кулланыр алдыннан крахмалны кашык белән җыеп алалар.

- Керән тамыры ачык һавада бик тиз шиңә һәм кибә, аны чистарту һәм ууы кыенлаша. Кипкән керәнне 4-6 сәгать буена салкын суда тотканнан соң гына чистартып уалар.

- Уганнан соң керән бик тиз карала башлый. Шуңа күрә уып бетерү белән керәнгә ак серкә салып болгатырга кирәк.

- Керән бик ачы булса, уып бетергәч кайнар су белән пешекләп, өстен томалап куегыз.

- Ашка сарымсакны артык күп салмагыз, ул ашның тәмен ала.

- Сарымсакны картрак терлек итеннән аш пешергәндә, шулай ук койка пешергәндә салалар.

- Канәфернең тартылганын камыр ашына тотарга, бөтенен исә яшелчә тозлаганда һәм маринадлаганда файдаланырга кирәк.

- Куе томат пастасы ашка тигез таралсын өчен, аны салкын суда изеп салалар. Томатны ашка аерым кайнатып салырга да була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса