Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Абрикос компоты

Сироп: 1 л су, 300-500 г шикәр комы (җимешләрнең баллылыгына карап).

Компот өчен өлгереп җиткән, зарарланмаган һәм катырак җимешләрне сайлап алырга кирәк. Йомшак абрикос компотны тоныкландыра. Җимешләр эре булса, аларны урталай бүләргә. Компот өчен төшле абрикос та, төшсезе дә ярый. Төшсез җимеш кулланганда компотка чистартылган берничә абрикос орлыгы салырга киңәш ителә.

Җимешләрне банкага салып, кайнар сироп коярга һәм банкаларны сулы кәстрүлгә утыртырга. 0,5 л лы банканы - 12 минут, 1 л лыны - 18, 3 л лыны 30 минут пастеризацияләргә һәм капкачларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса