Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Табыннарыгыз мул, нәзакәтле һәм мәгънәле булсын

Яңа ел өстәлен нинди төсләрдә бизәргә һәм табында нинди ризыклар булырга тиешлеге турында да белеп тору күпләрне кызыксындыра торгандыр.

Шуны истә тотырга кирәк – быелгы бәйрәм табыны артында тыныч һәм элегант атмосфера булдыру аеруча мөһим. Әлеге атмосфера яшел, коңгырт һәм алтын төсләрне күз алдында тота. Табигый материаллар: агач элементлар, җитен ашъяулыклар, шәмнәр һәм декор өчен тере ботаклар кулланырга да була.  Елан-ерткыч, шуңа күрә өстәлдә үрдәк, сыер ите, күркә, куян  ите һәм, әлбәттә, балык  булырга тиеш. Балык -  байлыкны һәм тыныч тормышны символлаштыра. Эре балыкны тулысынча кыздырырга яки һәр кунак өчен стейклар рәвешендә әзерләргә дә мөмкин.  Чикләвек турында да онытмагыз - миндаль, эрбет, әстерхан чикләвеге дә елан күңеленә хуш киләчәк.  Бәйрәм өстәленә җимешләрне мулдан куегыз. Яшел алма, виноград, груша, киви, фейхоа булса, аеруча шәп булачак.  Ашамлыкларны яшеллек белән бизәү (петрушка, шпинат, базилик) матурлык өчен генә түгел, ә сәламәтлеккә дә бик файдалы икәнен истә тотыгыз. Җиңел десерт әзерләргә кирәклеген дә онытмагыз. Майлы тортларны һәм майлы пирожныйларны елан бәяләмәскә мөмкин. Бәйрәмнәрне шушындый бай һәм матур табыннар артында күтәренке күңел  белән каршы алырга насыйп булсын барыбызга да.
Бездән-сезгә
Резедадан Яңа ел салаты
Үзенчәлекле салат өчен кирәк: 3-4  бәрәңге, 200 г ысланган тавык ите яки кальмар, 2 маринадланган кыяр, 3 йомырка, 1 алма, 150-200 г сыр, 1-2 тырнак сарымсак, тоз, төелгән борыч, бизәү өчен зәйтүн җимеше.
Пешкән бәрәңге белән йомырканы эре, сырны вак угычтан уабыз. Кыярны, тавыкны саламлап яки шакмаклап турыйбыз. Алманы чистартып, эре угычтан уып, каралмасын өчен өстенә лимон согы сирпибез. Алманы салатны ясаганда гына угычтан уарга киңәш итәм. Майонезны сарымсак белән болгатырга.
Салатны катламлап ясыйбыз. Һәр катламы саен сарымсак-лы майонез сылыйбыз. Башта бәрәңге, аның өстенә туралган кыярның яртысын, ысланган тавык ите яки кальмар салабыз. Аннары калган кыяр, йомырка, алма, сыр салына. Өстен майонез белән сылаганнан соң зәйтүн җимеше, укроп белән бизибез.

«Купеческий» салаты

Кирәк була: 300 г пешкән ит, 200 г гөмбә, 1 банка яшел борчак, 100 г каты сыр, 4 йомырка, 2 башлы суган, 2 данә маринадланган кыяр, 1 пешкән кишер, майонез, сыек май, тоз, кара борыч.
Кирәкле барлык ингредиентларны әзерлибез. Консервланган гөмбәне турап сыек майда суган белән бергә кыздырабыз. Итне шакмаклап турыйбыз. Йомыркаларны, пешкән кишерне, кыярларны угычтан чыгарабыз. Сырны вак угычтан чыгарабыз. Салатны катлап ясыйбыз: ит, кыяр, кишер, кыздырылган гөмбә, сыр, яшел борчак, йомырка. Катлар арасына майонез сылыйбыз, иткә тоз, борыч, кишергә бераз тоз сибәбез. Салатны рәсемдәге кебек бизибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса