Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

«Тәмле» десерты

Әлеге җиңелчә десертны балалар аеруча ярата.

Ингредиентлардан сезгә 200 грамм йомшак эремчек, 100 грамм йогурт, 1 аш кашыгы бал, 2 банан һәм шоколад кирәк булачак. Әлеге ингредиентларның күләме ике порция өчен. Әгәр дә сез күбрәк әзерлисегез килсә, тәм-томнарның күләмен арттырырга мөмкин.

Иң элек 1,5 бананны чистартыгыз, кисәкләргә турагыз, аннан соң йогурт белән эремчекне блендерга салып, барысын да  яхшылап изегез. Бал өстәгез, тагын бераз болгатыгыз. Калган ярты бананны түгәрәкләп турап, әзер десерт белән чиратлаштырып савытларга бүлегез. Десертны банан кисәкләре һәм шоколад белән бизәгез. Эремчекле-бананлы десерт әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса