Елан елын нинди төсләрдә каршыларга
Әлеге сорауга җавап бер генә - елан төсендәге кием сайларга кирәк.
Шулай булгач, яшел, зәйтүн, хаки яки зөбәрҗәт төсендәге әйберләргә игътибар итегез. Шулай ук ел символы кызыл, алтын, кызгылт сары, көрән төсләрне дә хуп күрә. Агач еланга сезнең өстәге әйберләрнең табигый тукымалардан тегелүе дә мөһим. Мәсәлән, мамык, җитен яки йон тукымалар. Елан артык чуар, купшы, ялтыравык бизәлешне яратмый, аңа табигыйлык һәм элегантлык хас. Неон төсләрендәге әйберләрдән, шулай ук синтетик киемнәрдән, гомумән, баш тартыгыз. Яңа ел каршылаган көндә табигый елан тиресеннән ясалган аксессуарларны, мәсәлән, каешлар яки сумкаларны, шулай ук кулланырга кирәкми — елның затлы символын ачуландыруыгыз ихтимал.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа