Ютәлдән көнбагыш
Көнбагышның физик эштә эшләүчеләр, спорт белән шөгыльләнүчеләр өчен аеруча файдасы зур.
Көн дә 70 г көнбагыш төше куллану йөрәк-кан тамырлары системасын ныгыта, бавыр авыруларыннан саклый.
Көчле ютәл булганда көнбагышны кыздырып изәләр. 2-3 аш кашыгы порошокны 0,5 литр баллы суга салып сыеклык 0,4 литрга калганчы кайнаталар. Төнәтмәне сөзеп, ашар алдыннан көнгә 3 мәртәбә 1 аш кашыгы кабул итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа