Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Хөрмә турында кызыклы 6 факт

Аны икенче төрле кышкы чия, кытай персигы дип тә атыйлар.

Хөрмә бик файдалы. Ул кальций, натрий, тимер һәм марганецка бай, шулай ук анда организмнан шлакларны чыгаручы азык җепселләре күп. Дөньяда хөрмәнең 700 дән артык төре бар, аларның кайберләре шәмәхә төстә була.

Хөрмә турында кызыклы фактлар:

- хөрмә агачы эбен агачының туганы булып тора һәм матур булуы аркасында җиһазлар җитештерү өчен кулланыла;

- Япониядә хөрмә гыйбадәтханәсе бар;

- элек, Япониядә шикәр булмаганда, хөрмәне табигый тәмләткеч итеп кулланганнар;

- японнар хөрмәне "илаһилар ризыгы " дип атыйлар, 1900 елда Парижда бөтендөнья күргәзмәсендә көмеш медаль яулый һәм шуннан бирле Европада тарала;

 - хөрмә җимеше сурәтләнгән герб бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса