Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Чисталык күнекмәләрен яшьтән сеңдерү зарур

Җәйге һава шартлары бактерияләрнең үрчүенә сәбәп булып тора. Йогышлы авыруларның да күпчелеге нәкъ менә эссе вакытта тарала.

Җәй чорында йогышлы авырулар рейтингында иң беренче урынны эчәк эшчәнлеге белән бәйлеләре алып тора. Аларны башкача «пычрак кул авыруы» дип тә атыйлар. Район үзәк хастаханәсенә мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе - юылмаган яшелчә һәм җиләк-җимеш ашап килүчеләр. Әлеге авыруны булдырмас өчен профилактик чараларны төгәл үтәргә киңәш итә Әлмәтнең сәламәтлек саклау идарәсе белгечләре. Иң беренче чиратта  урамнан кергәч кулларны кер сабыны белән яхшылап юарга кирәк. Бары сыйфатлы су гына эчәргә,  шешәдәге яки кайнаган суларга өстенлек бирергә.

 

Чи ризыкны яхшылап пешерергә, яңа пешкән ризыкны бүлмә температурасында ике сәгатьтән дә артык тотмаска кушыла. Тиз бозыла торган продукцияне суыткычта +2, +6 градуста сакларга, саклау вакытын исәпкә алырга кирәк, дип саный  белгечләр.

 

Чи продуктларны әзер продуктлардан аерым сакларга кирәклеген, аларны эшкәртү өчен такталар, пычаклар аерым булырга тиешлеген дә искәртәләр алар. Куллану вакыты чыккан продуктларны ашамаска, бары тик рөхсәт ителгән урыннарда гына су коенырга, сулыкларда, бассейннарда суны йотмаска тырышырга, гигиена таләпләрен төгәл үтәргә кирәк.

Июль -  җиләк-җимеш-ләрнең өлгергән чагы. Аларны  юып ашарга кирәклеге көн кебек ачык, чөнки су астында аның тузаны, пычрагы гына түгел, ә агач-куакка сипкән агулы химикатлары да юыла. Җимешләрне агып торган су астында юарга киңәш ителә. Иң ышанычлы чара буларак, җимешнең тышын башта чәй содасы белән ышкып юып алырга киңәш ителә. Ә менә базардан сатып алган  җимешләрне аеруча озак итеп юу зарур.  Җимешләрне сөзгечкә салып өстенә кайнар су коярга, аннан чәй содасы белән ышкып, берәм-берәм әйбәтләп юып, салкын суда чайкатып алу зарур.  Чәй содасы урынына иссез балалар сабыны яки кер сабыны куллану да нәтиҗәле була. Диетологлар базардан алган җимешләрне юганнан соң бер сәгать чамасы салкын суда тотарга киңәш итә. Нәкъ шушы вакыт эчендә җимешкә сеңгән зарарлы матдәләр суга чыгып бетә икән.

Җәйнең рәхәтен күреп, җиләк-җимешләрдән организмыбызга витаминнар туплап, сау-сәламәт булып яшәргә язсын барыбызга да.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса