Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Лимонадны үзебез ясыйбыз

Эссе көннәрдә мондый лимонад сусауны баса.

Күпләргә өйдә ясалган, зарарлы булмаган мондый лимонад ошар.

Кирәк:

3 лимон;

1 апельсин;

3-4 аш калагы шикәр (мин стевия кулландым);

800 мл су;

300 мл газлы су.

Апельсин белән лимонны турап, шикәр өстәп, савытка салабыз, өстенә кайнар су агызып, бүлмә температурасында суытабыз. Суынгач беничә сәгатькә суыткычка куябыз. Эчәр алдыннан сөзеп, газировка өстибез, теләге булган кеше янәдән бераз шикәр, боз да куша ала. Лимонад әзер! Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса