Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Талпан кадалса нишләргә?

Яз килү белән талпаннар да уянды. Димәк, сакланып йөрер чак җитте.

Кояшлы матур көннәр кешеләрне табигать кочагына ымсыта. Ә язгы сезонда талпаннар активлаша, алар төрле йогышлы чирләр тарата. Талпаннар вируслы энцефалит, боррелиоз, пироплазмоз инфекцияләрен кешегә йоктыра ала, ди белгечләр.   Табигатькә чыкканда, мөмкин кадәр тәнне капларга, ачык төстәге кием кияргә, киемгә төрле химик препаратлар сибәргә киңәш ителә. 

Саклану чараларын белеп торыгыз:

Әгәр талпан кадалган икән, аны хастаханәгә барып алдырту яхшырак. Ә инде өй шартларында алырга туры килгән очракта, бөҗәкнең зарарлымы-юкмы икәнен белү өчен, талпанны пыяла савытка салып (талпан үлмәсен өчен савытта тишек булырга тиеш), гигиена һәм эпидемиология үзәгенә илтергә кирәк.

Бу талпанны медицина хезмәткәре лабораториягә җибәрә. 1-2 тәүлек эчендә тикшереп, талпан энцефалиты бармы-юкмы – шуны ачыклыйлар. Әгәр бу вирус булса, димәк, бу кешегә талпанга каршы иммуноглобулин ясала. Ә ул талпан тешләгәннән соң беренче 72 сәгать эчендә генә кертелә.

Эскәк белән тартып алганда талпан кадалган урынга йод яки спирт сөртергә. Талпанга каршы вакцина ясатырга да була, аның файдасы 3-5 елга җитәчәк.

 

Сак булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса