Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Ботка ашап сихәт ал

Әгәр ун көн буе гел ботка ашап торсаң, бик күп авырулардан котылырга була.

Бөртек һәм ярмаларның 30 процентка якынын үсемлек аксымы һәм минераллар тәшкил итә.

lКарабодай канны яхшырта.

Карабодай
боткасын пешерү

1 стакан ярмага 2 стакан сыеклык салына, 15-20 минут пешә.

lТары ярмасы кан басымын төшерә.

Тары боткасын пешерү

1 стакан ярмага 3 стакан сыеклык салына, 45-50 минут пешә.

lСолы боткасы организмны магний белән туендыра һәм шуның белән иммунитетны көчәйтә. Солы белән бодай цинк  чыганагы да әле.

Солы боткасын пешерү

1,5 стакан ярмага 1 л сыеклык салына, 5-6 минут пешә.

lАрпа эчне йомшарта, организмнан шлак  һәм токсиннарны чыгара, матдәләр алмашын җайга сала.

Арпа боткасын пешерү

1 стакан ярмага 2 стакан сыеклык салына, 60 минут пешә.

lМанный боткасының исә бер файдасы да юк.

 

Фото: ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса