Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Укроп орлыгы күп чирләрдән дәвалый

Тәмле, хуш исле укроп һәр бакчада үсә. Аның орлыгыннан файдалы төнәтмәләр ясарга була.

Ризык эшкәртелү бозылганда, аппетитны яхшырту өчен, тын кысылудан һәм сулыш юллары авыруларыннан укроп орлыгын порошок рәвешендә дә, төнәтмә ясап та файдаланалар. Төнәтмә бәвел кудыргыч буларак та яхшы. Укроп орлыгы какырык, үт бүленеп чыгуны көчәйтә, ашказаны-эчәклек, бавыр, атеросклероз чирләреннән дә дәвалый.

Төнәтмәне 1 өлешкә 10 өлеш су белән ясыйлар: 1 аш кашыгы укроп орлыгына 1 стакан кайнап торган су коялар да суынганчы төнәтәләр һәм шуннан соң сөзәләр. Көнгә 3 мәртәбә 1 әр аш кашыгы эчәләр. Күз авырулары булганда, салфетканы укроп төнәтмәсендә чылатып, 20 көн дәвамында көн саен 20 минутка күзләргә ябыгыз.

Укроп күңел болгануны баса. Ул шикәр чире белән авыручы кешеләргә бик файдалы. Чөнки диабет үзәк нерв системасын, йөрәк, бөер, бавыр, күз, аякны зарарлый. Ә укроп әгъзалардагы патологик процессларны тоткарлый, инвалидлыкны кисәтә.

 

Укроп төнәтмәсен эчү имезүче әниләрнең сөтен арттырырга булыша.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса