Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Тансыкка - солы кесәле

Солы кесәле - сәламәтлек өчен бик файдалы ризык. Тик нигәдер соңгы вакытта ул бераз онытыла төште.

Ул кандагы холестеринны, шикәрне киметә, ашказаны-эчәк авыруларын дәвалый. Организмны витаминнарга, минералларга баета. Составында цинк, бакыр, фосфор, тимер, калий, магний, йод бар.

Солы кесәле ясау өчен кирәк:

l2 стакан ярдырылган солы;

lярты чәй калагы коры чүпрә;

l 1 аш кашыгы шикәр комы;

l2 аш кашыгы үсемлек мае;

lтәменчә тоз.

Эш барышы:

Ярдырылган солыны 5-6 стакан суга салып, чүпрә белән 1 аш кашыгы шикәр комы өстибез. Савытның өстен кап­лап, 8-10 сәгать бүлмә температурасында тотабыз.

Әйбәтләп болгатып, иләк яки тишекле чүмеч аша сөзәбез. Иләктә калган түбен ташлыйбыз, ә сыгынтыга 2 аш кашыгы май һәм тәменчә тоз салып, утка куябыз. Болгаткалап торырга да онытмыйбыз. Кесәл кайнап чыккач, 10 минут чамасы пешерәбез. Әзер кесәлнең өсте җыерчыкланып, уртасы чокырлана башлый. Уттан алып, суынырга калдырабыз. Ул куе, кашык белән китеп алып ашый торган булып җи­тешә. Табынга сөт белән бирелә. Янына бал, җиләк кайнатмасы куярга була.

 

Фото: https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса