Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Гөлҗимеш - дистәләгән чиргә дәва

Файдалы киңәшләр

Гөлҗимешнең җимешләре, тамырлары һәм хәтта үсемлек чәчәкләре дә төрле дәвалау үзлегенә ия.

Табигать гөлҗимешне файдалы матдәләр белән юмарт бүләкләгән, шуңа да элек-электән авырулардан дәвалау өчен аны киң кулланалар.

Әлеге куаклык иммунитетны ныгыта, салкын тигәндә булыша, хәтта йөкле хатын-кызларга да файдасы җитәрлек.

Иң әһәмиятле үзлеге: гөлҗимеш коллаген барлыкка китерергә булыша. Гөлҗимешнең әлеге үзенчәлеге кан тамырлары, сөяк системасы, сеңерләр, тән тиресе, тешләр һәм уртларга яхшы эшләргә мөмкинлек бирә. Җимешнең метаболизмны яхшыртуы, арыганлыкны киметүе, хәл кертүе дә билгеле, ул нерв системасы эшчәнлеген һәм гомуми психик сәламәтлекне нормальләштерергә булыша.

Шулай ук гөлҗимеш организм тарафыннан тимерне үзләштерүне яхшырта, кан басымын төшерә, ялкынсынуга каршы көрәшкәндә булыша, ревматизм вакытында ярдәм итә. Кандагы холестеринны төшерүдә дә файдасы бар аның. Йокысызлык белән интегүчеләргә булыша, ашказаны-эчәк тракты авыруларын дәвалый, эч китүне бетерә, сидек системасы чирләрен дәвалый, дип җиткерә белгечләр.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса