Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Урман чикләвеге

Ул яман шешне кисәтә, холестеринны киметә, гемоглобинны арттыра.

Урман чикләвегендә, калорияләрдән тыш, бик күп микроэлемент һәм витамин бар. Шуңа ул чәч һәм тирене яхшырта, кан басымын төшерә, ми эшчәнлеген активлаштыра. Урман чикләвеге шулай ук стрессны киметә, кәефне күтәрә, нерв системасын ныгыта, азык эшкәртүне яхшырта.

Диетологлар шикәр чире белән авыручыларга да урман чикләвеге кулланырга киңәш итәләр. Ләкин ул көненә илле граммнан артмаска тиеш.

Кардиологлар урман чикләвегенең холестерин булдырмауга һәм кан составын яхшыртуга ярдәмен исбат иткән. Чикләвектәге майлы кислоталар атеросклероз хәвефен дә кисәтә. Ә калий тозлары организмдагы артык суны чыгара. Урман чикләвегендә кальций һәм магний күп. Яман шешне кисәтү һәм хәтта дәвалау өчен дә аның файдасы зур. Аның составындагы «паклитаксел» дигән матдә рак күзәнәкләре белән актив көрәшә икән.

Урман чикләвеге ха-тын-кыз авыруларын кисәтүгә ярдәм итә, имезгәндә сөтне арттыра. Ир-егетләрнең дә, хатын-кызларның да репродуктив функциясен яхшырта.

Озакка сузылган авырудан соң организмны тизрәк тергезү өчен дә урман чикләвеге бик файдалы. Хроник үпкә-тын юлы авырулары кискенләшкәндә изелгән чикләвекне сөткә кушып кулланырга кирәк. Канда гемоглобинны арттыру өчен изелгән чикләвеккә бал һәм йөзем кушып ашау файдалы. Урман чикләвеген даими куллану бавырны да чис-тарта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса