Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Сырганакның файдасы

Үстерү өчен талымсыз булса да, уңышын җыю уңайсыз булган сырганакта 190 төрле файдалы матдә булуын белә идегезме?

Сырганакның җимешләре генә түгел, тамыры, кайрысы, ботаклары, яфраклары күптөрле дәвалау үзлегенә ия. Ул кырык градуслы салкын кышта да өшеми, озакка сузылган җәйге челләнең кызуын да чагыштырмача җиңел кичерә.

Сырганак җимешендә С витамины лимонныкына караганда ун мәртәбә күбрәк. Кайрысында бәхет гормоны саналган серотонин матдәсе банан һәм шоколад белән чагыштырганда 1000 мәртәбә артыграк. Кәеф төшкән, хәлсезләнгән, йокыдан авыр торган чакларда бер балкашык кипкән кайрыны кайнар суда төнәтеп эчеп җибәрү дә җитә. Сырганак организмнан зарарлы матдәләрне, хәтта радионуклидларны чыгарырга сәләтле бер дигән антиоксидант та әле.

Сырганакның мае аеруча файдалы. Аны болай ясыйлар. Согы сыгып алынган җимешләрнең орлыгын киптереп, кофетарткычта онга әверелдереп яки кул тегермәнендә тартып, шуларны чистартылмаган үсемлек маена салып, караңгы урында ике-өч атна төнәтәләр. Зәйтүн маенда төнәтсәң, файдасы икеләтә зур булачак. Пешкән яки шешкән, җәрәхәтләнгән урынга сөртергә, иртән бер балкашык сыеклыкны ач карынга кабып куярга була. Менә дигән универсаль дару бит ул!

Сырганак мае ялкынсынуга, череткеч бактерияләргә каршы бик шәп чара, тәнебездәге йомшак тукымаларны төзәтү үзлегенә ия. Аны шикәр диабеты, атеросклероз, тире авырулары вакытында актив кулланалар. Ашказаны җәрәхәтен уңышлы дәвалавы билгеле. Эч катудан интегүчеләргә сырганак орлыклары төнәтмәсен куллану отышлы. Грипп кебек йогышлы чирләрдән соң организм талчыккан, операцияләр кичереп хәлсезләнгән чакта иммунитетны күтәрү өчен сырганак яфракларыннан чәй  эчү бик файдалы.

Сырганак шампуне белән юган чәч сынмас, коелмас, тамырлары сәламәтләнер, ныгыр, башыбыз кавыкланмас.

Көн саен бер чынаяк сырганак морсы яки сырганаклы чәй эчү иммунитетны ныгыта, күз күремен сизелерлек яхшырта, җыерчыкларны азайта, бавырны чистарта, кан составын әйбәтләтә.

Сырганак җимешләрен даими ашау үпкә һәм йөрәк эшчәнлеген җайга сала, шунлыктан үпкә ялкынсынуы, инсульт, инфаркт кебек чирләр янамый. Әлеге күркәм гадәт безне ашказаны җәрәхәте һәм яман шеше кебек афәтләрдән дә саклап калыр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса