Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Гөмбә җыяр чак җитте

Көз - ул гөмбә җыярга яратучылар өчен иң рәхәт ел фасылыдыр. Сентябрь аенда томан төшеп, яңгырлар явып үтүгә, гөмбәчеләрнең күңеле урманнарга ашкына башлый.

Гөмбәләрне кайдан һәм ничек эзләргә, аларның кайсылары ашарга яраклы? Гөмбә җыючылар иң элек шуларны белеп торырга тиешләр. Тагын шунысы да бар, урманга барган һәр кеше дә аннан кәрзин тутырып гөмбә җыеп кайта алмый. Моның төп сәбәбе - гөмбә җыю өчен дөрес урын сайлый белмәүдә. Шулай ук нинди гөмбә җы-ярга теләвегезне дә төгәл белергә кирәк. Чөнки төрле гөмбәләр төрле җирләрдә үсә. Әйтик, каен урманында ак гөмбә һәм каен гөмбәләре үсә. Әгәр дә инде майлы гөмбә җыярга телисез икән, нарат урманына барырга кирәк. Усак, каен агачлары үсә торган катнаш урманнарда гөреҗдә эзләп карарга була.

Белгечләр әйтүенчә, без-нең якларда гөмбәләрнең 1 меңнән артык төре үсә. Аларның берничә йөз тө-ре ашарга яраклы. Билгесез һәм шикле булып тоелган гөмбәләрне җыярга кирәкми.  Шулай да кайсы гөмбәләрне җыю кулайрак соң? Ашарга яраклы гөмбәләр арасында иң популярлары - каен гөмбәсенең, ак, майлы гөмбәләрнең бөтен төрләре, шулай ук әтәч гөмбәсе (лисички), баллы гөмбә (опята). 

Тәмле һәм файдалы гөм-бәләр белән беррәттән урманнарда сәламәтлек өчен куркыныч булган гөмбә-ләрне дә очратырга мөмкин. Иң беренче чиратта бу - томсык гөмбә (бледная поганка). Дөньяда иң агулы бу гөмбәнең эшләпәсе тонык яшел төстә була. Һәм ул шампиньонга яки ал гөмбәгә (сыроежкага) охшап тора.

Гөмбәдән икра

Аны ясау өчен барлык төр гөмбәләр дә бара. Икра өчен безгә 1 кг гөмбә, 2 башлы суган, 2 кишер, тәменчә тоз, кара борыч, 3 аш кашыгы аш серкәсе, үсемлек мае, тәмләткечләр кирәк.

Гөмбәләрне юып чистартабыз. Тоз салынган суда пешерергә куябыз, су өс-легеннән вакыт-вакыт кү-беген җыеп торабыз. Аннары тишекле чүмеч белән гөмбәләрне кәстрүлдән алып, суытырга куябыз. Гөмбә суынган арада башлы суганны турыйбыз, кишерне иттарткычтан үткәрәбез. Шулай ук суынган гөмбәләрне дә иттарткычтан чыгарабыз. Суганны йомшарганчы майда кыздырабыз. Шуңа кишерне өстәп тагын 5-10 минут кыздырабыз. Гөмбәләрне салгач, утны киметеп, икраны 30-40 минут томалап пешерәбез, вакыт-вакыт бутап торабыз. 20 минуттан бөтен тәмләткечләрне салабыз. Әзер булырга 3 минут кала аш серкәсе өстибез. Әзер икраны стериль банкаларга тутырып ябабыз.

 

 

Сәхифәне Гөлфия Ханова әзерләде

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса