Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Бөергә таш утырса

Бөерләрдә ташлар барлыкка килүнең билгеләре аталды.

Бөерләрдә ташлар барлыкка килүнең иртә билгеләрен табиб-токсиколог, профессор Михаил Кутушов атады, дип хәбәр итә «Доктор Питер».

"Бөерләрне зарарлауның иң еш сәбәбе-оксалат ташлары яки комы. Бу УЗИдан яхшы күренә. Әмма кайбер кешеләр, таш улуын белмәсәләр дә, аларны тоя башлый", — дип белдерде Кутушов.

Аның сүзләренә караганда, бөерләрдә таш икәнен берничә билге буенча аңларга була. Әгәр дә таш бөерләрдән сидек юлына эләксә, авырту эчнең аскы өлешенә, җенес органнарына, аякларга күчә. Таш сидек юлын тулысынча капласа, сидек бөерләрдә җыелып кала һәм нәтиҗәдә бөер чәнчүе барлыкка килә (почечная колика): билдә барлыкка килгән көчле авырту тиз арада эчкә тарала.

"Кайвакыт хәтта бөерләрдә тупланган ком да чыга ала", - дип төгәлләштерде табиб.

Икенче симптом-бил авырту. Бу көчле авыртуның сәбәбе исә күп очракта бөерләрдә таш барлыкка килү була. Авырту хәрәкәтләнгәндә, гәүдә торышын үзгәрткән вакытта көчәя.

Өченче-ОРВИ билгеләреннән башка температураның кинәт күтәрелүе.

Бөерләр сәламәтлеге өчен табиб үз рационына кайбер продуктларны кертергә киңәш итте. "Беренчедән, һичшиксез, яшелчә һәм җиләк-җимеш ашагыз. Биредә аларның төрләре буенча чикләүләр юк. Икенчедән, көненә ике-өч литр сыеклык эчегез, бигрәк тә елның эссе вакытында", - дип киңәш итте ул. Аның тәкъдимнәре исемлегендә шулай ук тозлар чыгаруны стимуллаштыручы һәм яман шеш күзәнәкләре барлыкка килүгә комачаулаучы, кызыл болгар борычы, каен согы, яшел чәй, зәйтүн мае, майлы балык, төсле кәбестә, суган, сарымсак, шалкан, кызыл виноград, йомырка бар.

Бөер чәнчеп авыртканда билгә җылы куярга кирәк, җылы ванна керү дә ярдәм итә.  Спазмаларга каршы һәм авыртуны баса торган дару эчеп, ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк.

Бөерләрендә таш барлыкка килгән кешегә көн дәвамында  8 - 10 стакан чиста су эчәргә киңәш ителә.

 

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса