Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Хуҗабикәгә киңәшләр

Карабодай тәмле була...

Карабодай боткасы тәмле булсын өчен, аның суы ярмадан ике тапкыр күбрәк булырга тиеш. Кәстрүлнең капкачын каплагыз. Ботканы башта тиз утта, аннан сүрән утта пешерегез.

 

Үсемлек маен дөрес салыгыз

Салатка үсемлек маен тоз, уксус һәм борычтан соң гына салыгыз.

Исегездә тотыгыз: тоз майда эреми.

 

Үтүк чистартабыз

Үтүктәге кызган эзләрне нашатырь спирты һәм уксус катнашмасы бетерә. Йомшак чүпрәкне шул катнашмада чылатып, үтүкнең йөзен сөртегез.

 

Балыктан сасы ис килсә...

Кайбер балыкны пешергәндә тәмсез ис чыга. Андый очракта балык янына петрушка, сельдерей салыгыз. Шулай ук башлы суган да булыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса